Түбән Камада эшче яшьләр Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Түбән Кама район башлыгы Айдар Метшин белән очраштылар. Түбән Кама химик технология институтының лекцияләр залына ике йөздән артык кеше җыелган иде.
Түбән Каманың “Кояшлы ялан” паркында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Түбән Кама шәһәр хакимияте вәкилләреннән торган “СССР” командасы һәм Түбән Кама яшьләренең җыелма командасы арасында футбол матчы үткәрелде.