«Атмосфера һавасын саклау турындагы» федераль закон таләпләрен бозган өчен автоягулык станциясенең эше туктатылды

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары “Глобойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эшчәнлеген тикшереп, табигать саклау законнары бозылуны ачыкладылар. Чаллы-Әлмәт автоюлының 57нче километрында урнашкан 236нчы автоягулык станциясендә зарарлы (пычраткыч) матдәләр атмосферага тиешле рөхсәтсез чыгарыла, ә бу “Атмосфера һавасын саклау турындагы” № 96-ФЗ 04.05.1999 федераль законының 14 ст. 1 өлешенә, “Әйләнә-тирәлекне саклау турындагы” № 7-ФЗ 10.01.2002 федераль законының 23 ст. 4 өлешенә каршы килә. Шул хокук бозулар буенча “Глобойл” ҖЧҖенә карата “Атмосфера һавасына махсус рөхсәтсез зарарлы матдәләр чыгару яисә зарарлы физик йогынты ясау” РФ КоАП 8.21 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Эш материаллары Татарстанның Зәй шәһәр судына юнәлтелде. Предприятие гаепле дип табылды. Суд “Глобойл” ҖЧҖен административ җаваплылыкка тартып, аның 236нчы автоягулык станциясеннән файдалануны 75 тәүлеккә туктатырга дигән хөкем чыгарды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International