Әлмәттә «Татарстан Республикасында әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләре» дигән темага студентлар очрашуы булып узды

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Әлмәт дәүләт нефть институтында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов студентлар, профессорлар һәм укытучылар белән очрашты. Очрашуда Татарстанның әйләнә-тирәлеген саклау һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләре тикшерелде.
Рәмил Низамов, игътибарны экологиягә актив гражданнарча карашның югары роль уйнавына юнәлтеп, “Татнефть” ААҖ мисалында, нәтиҗәле табигать саклау технологияләрен куллану турында сөйләде. Очрашуда шулай ук республика предприятиеләрендә үткәрелә торган табигать саклау чараларының нәтиҗәлелеге, экологик проблемаларны чишүдә студентларның роле, Татарстанда экологик юнәлешле волонтерлык хәрәкәте темалары күтәрелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International