Менделеевскида атмосфера пычрануга автоматик контроль станциясе ачылды

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
2014 елның 1 сентябрендә, Менделеевск шәһәре һәм районы территориясендә әйләнә-тирәлеккә даими экологик күзәтчелек оештыру максатыннан, атмосфера пычрануга автоматик контроль станциясен урнаштыру һәм ачу булып узды.
Фомин урамы 7 адресында урнашкан стационар пункт атмосфера һавасы пычрануга азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, күкерт диоксиды, сероводород, углерод оксиды, бензол, толуол, этилбензол, ксилол, С1-С5 чикле углеводородлары, тузан, шулай ук метеопараметрлар (температура, дымлылык, басым җил тизлеге һәм юнәлеше) күрсәткечләре буенча тәүлек буе өзлексез мониторинг үткәрергә мөмкинлек бирә. Пост шәһәр территориясендә урнашкан химия предприятиеләре чыгара торган үзенчәлекле пычраткыч матдәләрне даими теркәп бару өчен хезмәт итә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International