16 сентябрьдә Татарстан мәктәпләрендә «Чисталык дәресләре» үткәрелә

2014 елның 12 сентябре, җомга
16 сентябрьдә Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара озон катламын саклау көненә багышланган “Чисталык дәресе” экологик тәрбия акциясе үткәрелә.
Чараның максаты – яшь буынга экологик белемнәр иңдерү, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплылык, экологик караш тәрбияләү, Татарстанда өзлексез экологик белем бирү системасын яклау һәм үстерү.
Дәресләрне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге идарәсенең, Татарстан буенча авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең табигать саклау тармаклары белгечләре, республика югары уку йортларының профильле факультетлары укытучылары үткәрәчәк. Лекцияләрдән тыш, мәктәп балаларының табигать объектларына һәм каты көнкүреш калдыкларын сортлау станцияләренә баруы да ният ителә.
Акциянең яңалыгы булып балаларны “Мәктәп эко-патруле” дигән тармак-ара республика конкурсы белән таныштыру тора. Конкурс турында тулырак белешмәләр: http://eco.tatarstan.ru/rus/info.php?id=615818
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International