Чаллы эшмәкәре табигать саклау законнарын бозып эш иткән

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Чаллының Элеватор тавы бистәсендә атмосфера һавасына дәүләти экологик күзәтчелек үткәргәндә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре хосусый эшмәкәр С.А.Красоткинаның җитештерү базасын тикшерделәр.
Пычрану чыганагыннан алынган пробаларга анализ күрсәткәнчә, җылыту мичен кулланганда атмосфера һавасына чикле углеводородлар, углерод оксиды, азот диоксиды, метан, корым кебек зарарлы (пычраткыч) матдәләр рөхсәтсез чыгарылган, бу исә “Атмосфера һавасын саклау турындагы” 04.09.1999 № 96-ФЗ федераль законының 14 статьясының 1 өлешен бозу булып тора. Проба нәтиҗәләре буенча С.А.Красоткина ХПнә карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 8.21 статьясының 1 өлеше (“Атмосфера һавасына махсус рөхсәтсез зарарлы матдәләр чыгару яисә зарарлы физик йогынты ясау”) буенча беркетмә төзелде. Чаллы шәһәр суды карары белән мичтән файдалану 30 тәүлеккә туктатылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International