Норлат шәһәрендә чистарту корылмалары эшчәнлеге туктатылды

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Норлат шәһәре Куйбышев урамы 59А йортында урнашкан “Промочистка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен тикшереп, аның РФ Су кодексының 11 ст. 2 өлешен бозуын ачыклады. “Промочистка” ҖЧҖнең чистарту корылмаларыннан юынты сулар Кондырча елгасына су объектыннан файдалану хокукын нигезләүче документларсыз агызылган. Шул нигездә “Промочистка” ҖЧҖенә карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының “Су объектын башбаштак куллану яисә аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану” 7.6 статьясы буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Эш материаллары Татарстанның Норлат район судына юнәлтелде. Предприятие РФ КоАП 7.6 статьясы буенча гаепле дип танылып административ җаваплылыкка тартылды. Суд “Промочистка” ҖЧҖ эшчәнлеген 30 тәүлеккә туктату рәвешендә җәза билгеләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International