Экологлар дайверлар белән бергә Идел төбен тикшерде

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге вәкилләре белән бергә, Куйбышев сусаклагычына күзәтчелек кысаларында, Локомотив пляжы төбәгендә Идел төбен тикшерделәр. Суга чумуда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – ТР баш дәүләти табигать саклау инспекторы Рәмил Низамов та катнашты.
Рәмил Низамов журналистларга биргән әңгәмәсендә бу тикшеренү суга баткан объектларның әйләнә-тирәлеккә экологик куркынычлыгын билгеләү максатыннан үткәрелде, дип белдерде.
Министр урынбасары белән бергә дайверлар су төбен 30 метр чамасы радиуслы мәйданда, 9 метр тирәнлектә тикшереп, су пробалары алганнар. Ул пробалар агулылыкка, төп утырымнарына һәм химик составка тикшерү өчен Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенә тапшырылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International