Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында хезмәткәрләрне керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда Электрон Хөкүмәтнең эчке контурындагы электрон сервисны кулланырга өйрәтү үткәрелде.
Өйрәтүдә Министрлыкның үзәк аппаратыннан, Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясеннән 50дән артык хезмәткәр катнашты, шулай ук Министрлыкның территориаль идарәләре белән видео-элемтә оештырылды.
Электрон сервисның эше он-лайн режимда күрсәтелеп, керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыргандагы типик хаталар карап үтелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте