Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары законсыз ком чыгаруга чик куйды

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

2015 елның 1 мартында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районындагы кыргый карьерларны тикшерү максатыннан төнге рейд оештырды. Аның барышында Буадан 1 км көнбатышта урнашкан карьерны законсыз казу факты ачыкланды. Җир асты байлыкларыннан ярашлы лицензиясе булмаган килеш файдаланган өчен хосусый эшмәкәр И.И.Гыймадиевка карата 7.3 статьяның 1 өлеше буенча беркетмә төзелде.

Карьерларны рөхсәтсез казу урыннарын оперативрак табу өчен Татарстан Экологик һәм табигый байлыклар министрлыгы берничә электрон сервисны – гражданнар мөрәҗәгатьләрен электрон почтага һәм мобиль коммуникация җайланмаларына икеяклы элемтә белән кабул итүне оештырды. Гражданнар законсыз казу урыннары турында 267-68-67 кайнар линиясенә һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итә ала. Карьерда кулланылган техниканың маркасын һәм номерын, эшләрнең ориентирларга бәйләп төгәл урынын, вакытын һәм датасын, кире адресны әйтергә кирәк. Анонимлык гарантияләнә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International