Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең конференц-залында, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров рәислегендә, Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча тармак-ара комиссиянең киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Утырышта Татарстанның табигать саклау министрлыкларының һәм тармакларының белгечләре, Казан районара табигать саклау прокуратурасы, Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге идарәсе һәм Кулланучылар күзәтчелеге идарәләре, Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе, Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе вәкилләре катнашты.
Тармак-ара комиссия әгъзаларының тәкъдимнәре нигезендә комиссиянең Татарстанда табигатьтән файдалану һәм санитар-экологик иминлек өлкәсендәге 2015 елгы эш планы әзерләнде.
Министрлыкның матбугат хезмәте