Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республикага эш визиты белән килгән ЮНИДО делегациясе белән очрашу үткәрелде. Делегацияне ЮНИДОның халыкара эксперты Кристобаль Вигнал, милли эксперт Александр Кнорре, ЮНИДО проектларының милли координаторлары Борис Мельничук һәм Максим Елисеев тәшкил итә. Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов аларга Экология министрлыгының эшләре, “Татарстан Республикасының экологик картасы” системасын эштә куллану турында сөйләде. Очрашу кысаларында шулай ук берничә уртак экологик проектны тормышка ашыру тикшерелде.
Татарстан ЮНИДО белән эшлекле бәйләнешләр тота. Хезмәттәшлек турында меморандум нигезендә республикада әйләнә-тирәлекне саклауга юнәлтелгән биш проект тормышка ашырылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте