XXI фестиваль кысаларында «Экология. Иҗат. Балалар» конкурсы игълан ителде

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

2015 елның 1 апреленә кадәр “Экология. Иҗат. Балалар.” фестивале кысаларында үткәрелүче халыкара иҗат конкурсына гаризалар кабул ителә. Оештыручысы – Мәскәү зоопаркы. Төп бурычы – балаларны иҗат аша экологик проблемаларга җәлеп итү. Конкурска экология темасына бәйле шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, пьесалар, спектакльләр, оригиналь сценарийларга нигезләнгән фильмнар һәм мультфильмнар, фотографияләр, сәнгати һәм кулланма эшләр кабул ителә. Анда Россиянең һәм чит илләрнең теләсә кайсы гражданы катнаша ала.

Төп юнәлешләр:

1. Әдәби конкурс: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, пьесалар.

2. Театраль конкурс: спектакльләр, театраль тамашалар, тематик уен программалары.

3. Сәнгати-кулланма иҗат: балалар сәнгать мәктәпләренең һәм студияләренең, шулай ук аерым яшь авторларның сәнгати һәм кулланма иҗаты күргәзмәләрендә катнашу.

4. Фото-видео: хайваннарның фотопортретлары һәм оригиналь сценарийларга нигезләнгән өйрәтү, уен, мультипликация фильмнары.

Тулырак белешмәләр moscowzoo.ru сайтында.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International