Экологлар Чаллы укучылары өчен шөгыль үткәрде

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 52нче урта мәктәбе укучылары өчен шөгыль үткәреп, сигезенче классларга идарәнең эшчәнлеге, әйләнә-тирәлеккә мониторинг алымнары, эштән чыккан бәтәрәйләрне дөрес утильләштерү турында сөйләделәр. Шулай ук лаборатор контроль үрнәкләрен күрсәттеләр, кайбер процедураларны укучылар үзләре башкарып карады. Чара гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны әйләнә-тирәлекнең торышын яхшырту буенча гамәли эшкә җәлеп итү, аларда актив тормыш позициясе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International