Яшьләрнең «Дөньяны чистартыйк!» II социаль-экологик реклама конкурсы

2015 елның 3 марты, сишәмбе

5 мартта Яшьләрнең “Дөньяны чистартыйк!” II социаль-экологик реклама конкурсында катнашуга гаризалар бирү төгәлләнә.

Конкурс укучы балаларны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә сәнгать аркылы экологик һәм социаль-экономик проблемаларны чишүнең яңа юлларын табу мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә. Анда мәктәп балалары һәм 22 яшькә кадәрге студентлар (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.

Номинацияләр:

1. Социаль плакат

2. Социаль видеоролик

3. Кыска метражлы фильм

4. Мультипликацион фильм

5. Видеоклип

Эшләрнең тематикасы:

 “Тере су”

 “Тирә-яктагы яшел дөнья”

 “Чүп-чарсыз тормыш”

«Экотуризм»

“Сау тормыш өчен сау туфрак”

“Сирәк хайван һәм үсемлек төрләрен саклыйк”

“Үз ягымны яратам”

Эшләр ecokonkurs2015@mail.ru электрон адресында кабул ителә.

Конкурска йомгак март азагында ясала.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International