ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Табигать саклау законнарын бозган өчен штраф түләмәгән ике Татарстан кешесенә Россия Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү билгеләнде.

Чаллы шәһәр суды карары белән гражданка Ф.С.Шәриповага карата сулык саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык итү һәм башка объектларны җиһазлау буенча таләпләрне (РФ КоАП 8.45 ст. 1 ө.) үтәмәгән өчен билгеләнгән штрафны түләгәнгә кадәр вакытлыча читкә чыгуны чикләү билгеләнде.

Минзәлә район суды карары белән гражданка О.С.Лебедевага карата, җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне (РФ КоАП 8.2 ст.) үтәмәгән өчен штрафны түләгәнгә кадәр Россия Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү билгеләнде.

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) студентлары өчен лекция укыды. Министрлыкның дәүләти экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе башлыгы Рәйсә Шаһидуллина аларны әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтүнең территориаль системасы белән таныштырды, шулай ук Казанның Павлюхин урамында урнашкан автоматик станциянең, атмосфера һавасы пычрануга контроль буенча Ford Transit автомобиле базасындагы күчмә лабораториянең эшен күрсәтте.

Министрлыкның матбугат хезмәте


7
июль, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясенең, Үзәк, Идел-Кама, Идел аръягы, Кама аръягы, Ык буе, Кама буе, Төньяк һәм Төньяк-көнчыгыш территориаль идарәләренең дәүләт хезмәтенә 2015 елның 1 июненнән билгеләнгән хезмәткәрләре катнашында, хезмәт коллективы җыелышлары үткәрелде. Бурычлар, чикләүләр һәм тыюлар, интереслар конфликтын булдырмау яки җайга салу таләпләре, дәүләти гражданлык хезмәткәрләренә йөкләнә торган бурычларны үтәү темалары тикшерелде. Дәүләт инспекторларына дәүләти гражданлык хезмәте һәм коррупциягә каршылык турындагы законнарның төп кагыйдәләре аңлатылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре “Сандал” сәүдә-җитештерү компаниясе ҖЧҖен планлы тикшерү кысаларында аның котельныеннан атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгарылуны ачыклады. Оешмага карата РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. “Махсус рөхсәтсез атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару яки зарарлы физик йогынты ясау” буенча административ материал төзелеп, предприятиенең эшчәнлеген туктату өчен судка юнәлтелде. Теләче район суды карары белән “Сандал” СҖК ҖЧҖен РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды һәм аның эшчәнлеген 60 тәүлеккә административ туктатып тору рәвешендә җәза билгеләнде. Шулай ук Казан шәһәренең Совет районы суды карары белән атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды һәм “Амика” ҖЧҖенең эшчәнлеген 20 тәүлеккә а


3
июль, 2015 ел
җомга

Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты “Яшел стандартларның фәнни мәктәбе” федераль мәгариф программасын тормышка ашырырга кереште.

“Яшел стандартларның фәнни мәктәбе” проекты хәзерге фән һәм мәгариф базасын камилләштерүгә, яшел төзелешне, яшел энергетиканы, яшел финансларны, яшел дипломатияне үстерү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән. Аның бурычлары:

1. Төзелеш һәм күчемсез милек, торак һәм торак-коммуналь хуҗалык, материаллар җитештерү өлкәсен экологияләштерү принципларын, механизмнарын һәм инструмент­ларын популярлаштыру, дәүләти инфраструктура проектларын тормышка ашыру һәм башкалар.

2. Студентларга бу 

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казанда, “Заречье” савыктыру лагерында Яшь геологларның II республика ачык кыр олимпиадасы үткәрелә. Анда Татарстаннан 30 команда, Кырым Республикасы Бакчасарай районы командасы, Казахстан командасы катнаша. Профильле смена кысаларында яшь геологларны кыр тукталышы кору, шлих сынавы, нефть геологиясе нигезләренә өйрәтү курслары күздә тотыла. Олимпиадада катнашучылар минералогияне, палеонтологияне, радиометрияне иң яхшы белү буенча төрле ярышларда һәм конкурсларда катнашачак. Балалар өчен мәдәният чаралары да оештырыла. Олимпиада йомгаклары буенча 2015 елның 30 июленнән 10 августына кадәр Төмән шәһәрендә узачак Яшь геологларның X бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашу өчен Татарстанның җыелма командасы төзеләчәк. Яшь геологларның II республика ачык кыр олимпиадасы 14 июльдә тәмамлана.



1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 29 июнендә, Казан шәһәре Авиатөзүчеләр районы территориясенә дәүләти экологик мониторинг үткәргәндә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре киң таралган файдалы казылманы (төзелеш комын) 15 квадрат метр мәйданда 2 метр тирәнлектән лицензиясез чыгару фактын ачыклады. Чыгару урыны янында үсемлек үскән уңдырышлы туфрак катламы 30 квадрат метрда кубарылган. Бозу урынында төягеч-экскаватор, тәгәрмәчле экскаватор, “Камаз” маркалы 3 үзбушаткыч тоткарланган. Экология министрлыгы инспекторлары, РФ ЭЭМ Казан шәһәр идарәсенең 1нче “Авиатөзүчеләр” полиция бүлеге һәм Татарстан буенча ЭЭМ УБЭП хезмәткәрләре бе


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика яшьләренең 4нче ачык “Саф караш” социаль экологик реклама конкурсы башлану турында белдерде.

Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатында үткәрелә. Конкурс эшләрендә Россия Федерациясенең атмосфера һавасын, су һәм җир хәзинәләрен саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү буенча иң көнүзәк экологик проблемаларны чишү идеяләрен, шулай ук яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен чагылдырырга кирәк.

Конкурста 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.

 

Номинацияләр:



29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанга "Идел" фәнни-сәнәгать экспедициясе килде. Төркемдә танылган фотографлар, сәнәгать осталары, хәтта экологлар да бар. Алар бертуктаусыз Идел елгасы ярларын фото һәм видеога төшерә. Экспедиция вәкилләрен  "Фламинго" судносында урнаштырылган лаборатория мөмкинчелекләре белән таныштырдылар. Төшерелгән сурәтләр күргәзмәсе 2016 елда уздырылачак.


26
июнь, 2015 ел
җомга
Бүген Санкт-Петербургта, Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской рәислегендә, Федераль экологик советның “Атмосфера һавасы сыйфаты белән идарә итү системасын үстерү һәм Россия Федерациясе субъектларының бу өлкәдәге вәкаләтләрен үтәве” дигән темага III утырышы булып узды. Утырышта Федерация Советы әгъзалары, Россия төбәкләренең табигать саклау министрлыклары һәм тармаклары җитәкчеләре, иҗтимагый экологик оешмалар вәкилләре катнашты. Татарстанда шәһәр төзү карарларын кабул итү һәм күмәк мәдәният-спорт чараларын әзерләү өчен атмосфера һавасы пычрануның җыелма хисаплары системасын булдыру турында доклад белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, атмосфера һавасын саклау, аның пычрануына каршы чараларны оештыру өчен, дәүләти күзәтчелек системасының аерылгысыз бер өлеше буларак, Татарстанда 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International