Татарстанга "Идел" фәнни сәнагать экспедициясе килде

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
Бүген Татарстанга "Идел" фәнни-сәнәгать экспедициясе килде. Төркемдә танылган фотографлар, сәнәгать осталары, хәтта экологлар да бар. Алар бертуктаусыз Идел елгасы ярларын фото һәм видеога төшерә. Экспедиция вәкилләрен  "Фламинго" судносында урнаштырылган лаборатория мөмкинчелекләре белән таныштырдылар. Төшерелгән сурәтләр күргәзмәсе 2016 елда уздырылачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International