Бүген Санкт-Петербургта, Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской рәислегендә, Федераль экологик советның “Атмосфера һавасы сыйфаты белән идарә итү системасын үстерү һәм Россия Федерациясе субъектларының бу өлкәдәге вәкаләтләрен үтәве” дигән темага III утырышы булып узды. Утырышта Федерация Советы әгъзалары, Россия төбәкләренең табигать саклау министрлыклары һәм тармаклары җитәкчеләре, иҗтимагый экологик оешмалар вәкилләре катнашты. Татарстанда шәһәр төзү карарларын кабул итү һәм күмәк мәдәният-спорт чараларын әзерләү өчен атмосфера һавасы пычрануның җыелма хисаплары системасын булдыру турында доклад белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, атмосфера һавасын саклау, аның пычрануына каршы чараларны оештыру өчен, дәүләти күзәтчелек системасының аерылгысыз бер өлеше буларак, Татарстанда 2007 елдан башлап атмосфера һавасы торышын күзәтүнең территориаль системасы формалаштырыла. Хәзерге вакытта бу система Татарстанда 16 атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станциясеннән тора. Атмосфера һавасының артык пычрануы фактларына оператив җавап бирү һәм ихтимал булган пычрату чыганагын ачыклау өчен Министрлыкта шулай ук “Форд транзит” автомобиле базасына куелган, автоматик станцияләрдәге төсле үк приборлар комплексы белән җиһазланган 5 күчмә экологик лаборатория кулланыла. Министрлык структурасында 8 стационар экологик анализ лабораториясе дә бар. Алар барысы да төп һәм специфик пычраткыч матдәләрне билгеләү буенча заманча приборлар белән җиһазланган. Артем Сидоров шулай ук Татарстанның эре шәһәрләрендә атмосфера һавасы пычрануның җыелма хисаплары системасын төзү эшләре турында белешмәләр бирде.
Министрлыкның матбугат хезмәте