Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты “Яшел стандартларның фәнни мәктәбе” федераль мәгариф программасын тормышка ашырырга кереште.
“Яшел стандартларның фәнни мәктәбе” проекты хәзерге фән һәм мәгариф базасын камилләштерүгә, яшел төзелешне, яшел энергетиканы, яшел финансларны, яшел дипломатияне үстерү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән. Аның бурычлары:
1. Төзелеш һәм күчемсез милек, торак һәм торак-коммуналь хуҗалык, материаллар җитештерү өлкәсен экологияләштерү принципларын, механизмнарын һәм инструментларын популярлаштыру, дәүләти инфраструктура проектларын тормышка ашыру һәм башкалар.
2. Студентларга бу өлкәдәге белемнәрне, практик тәҗрибәне һәм заманча казанышлар, шул исәптән уңышлы чит ил практикалары турында белешмәләрне тапшыру.
3. Студентларны перспективалы фәнни тикшеренүләргә, норматив-методик документлар төзүгә, төрле техник проектларга һәм чараларга җәлеп итү.
Программаны тормышка ашыруның беренче этабында өлкән курс студентлары һәм аспирантлар өчен ачык лекцияләр укыла. Арытаба ВУЗларда махсус тармаклар, бүлекчәләр, компетенция үзәкләре булдыру, белем бирү программалары һәм методик кулланмалар төзү, шулардан соң инде федераль мәгариф стандартын әзерләп кабул итү күздә тотыла.
“Яшел стандартларның фәнни мәктәбе” федераль мәгариф программасын тормышка ашыруга түбәндәгеләр дә кушылды:
Д.И.Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты;
Россия Төзелеш министрлыгы академиясе;
Урал федераль университеты;
Башкорт дәүләт университеты;
Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты;
Пермь дәүләт техник университеты;
Мәскәү энергетика институты;
Финанс-технология академиясе;
Мәскәү дәүләт урман университеты;
Мәскәү дәүләт педагогия университеты.
Министрлыкның матбугат хезмәте