Экология министрлыгында коррупциягә каршылык буенча хезмәт коллективы җыелышлары үткәрелде

2015 елның 7 июле, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясенең, Үзәк, Идел-Кама, Идел аръягы, Кама аръягы, Ык буе, Кама буе, Төньяк һәм Төньяк-көнчыгыш территориаль идарәләренең дәүләт хезмәтенә 2015 елның 1 июненнән билгеләнгән хезмәткәрләре катнашында, хезмәт коллективы җыелышлары үткәрелде. Бурычлар, чикләүләр һәм тыюлар, интереслар конфликтын булдырмау яки җайга салу таләпләре, дәүләти гражданлык хезмәткәрләренә йөкләнә торган бурычларны үтәү темалары тикшерелде. Дәүләт инспекторларына дәүләти гражданлык хезмәте һәм коррупциягә каршылык турындагы законнарның төп кагыйдәләре аңлатылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International