Атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозган өчен ике предприятиенең эше туктатылды

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре “Сандал” сәүдә-җитештерү компаниясе ҖЧҖен планлы тикшерү кысаларында аның котельныеннан атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгарылуны ачыклады. Оешмага карата РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. “Махсус рөхсәтсез атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару яки зарарлы физик йогынты ясау” буенча административ материал төзелеп, предприятиенең эшчәнлеген туктату өчен судка юнәлтелде. Теләче район суды карары белән “Сандал” СҖК ҖЧҖен РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды һәм аның эшчәнлеген 60 тәүлеккә административ туктатып тору рәвешендә җәза билгеләнде. Шулай ук Казан шәһәренең Совет районы суды карары белән атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды һәм “Амика” ҖЧҖенең эшчәнлеген 20 тәүлеккә административ туктатып тору рәвешендә җәза билгеләнде. Восстание урамындагы предприятиенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә атмосфера һавасын вак тартылган кырчынташ тузаны белән пычрату турында гражданнар мөрәҗәгате буенча Үзәк ТИ белгечләре шул предприятиенең йогынты зонасында атмосфера һавасы пробалары алды. Химик күләм анализы беркетмәсенә ярашлы рәвештә, эленмә матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациядән 8.8 тапкыр артык булуы билгеләнде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International