22 июнь көнне Татарстанның Биектау районы Макаровка авылында гомуми таралган файдалы казылма булган төзелеш комын 184 кв.м мәйданда 5 м тирәнлектән лицензиясез чыгару факты ачыкланды. Шул ук районда 23 июнь көнне Семиозерка авыл җирлеге территориясендәге карьерда 220 кв.м мәйданда 2 м тирәнлектән ком чыгарырга маташу туктатылды. Россия МВДсының Биектау район бүлеге хезмәткәрләре, Биектау район прокуратурасы белән берлектә, бу бозуларга катнашлы затларны тоткарлау чаралары үткәрде. Махсус техника – “Hyundai” маркалы экскаватор һәм “Амкадор” маркалы фронталь төягеч йолып алынды, хәзерге вакытта алар, ияләрен һәм җинаять кылу хәлләрен ачыклау өчен, штраф стоянкасында тотыла. Бу факт буенча Прокуратура административ эш кузгаткан. Экология министрлыгы хезмәткәрләре әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны исәпли.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршылык комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта шундый мәсьәләләр каралды:
1. Социаль-экономик мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты әзерләгән “2014 ел нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршылык мониторингын” карау.
2. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Коррупциягә каршылык программасының 2015 елның 2 кварталындагы чараларын үтәү турында җыелма хисап, шул исәптән Министрлыкның вазифалы затлары эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турында массакүләм хәбәр чараларында, шул исәптән Интернетта урнаштырылган һәм “Ышаныч телефоныннан”, гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре белән кергән белешмәләргә мониторинг нәтиҗәләрен карау.
3. Министрлыкта Татарстан дәүләти гражданлык хезмәте вазифаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларыныңБүген Су спорты сараенда, Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Беренчелекне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы алды. Икенче урында – Татарстан Президенты Аппараты командасы, өченче урында – Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы командасы. Экология министрлыгы командасы беренчелекне икенче ел рәттән ала. Былтыр икенче урында Хезмәт, шөгыльлелек һәм социаль яклау министрлыгы командасы, өченче урында Татарстан Президенты Аппараты командасы иде.
Бүген Чаллыда, Кама яры буенда, SunDale пляж клубы янындагы территориядә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән, киң күләмле “Эко-пати” экологик акциясе үткәрелде, аны “Президент белән бергә” республика хәрәкәте, Чаллы шәһәр башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге белән берлектә Татарстан яшьләренең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте оештырды. Җыештыруда шулай ук Чаллы шәһәр советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр парламенты әгъзалары, балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары, барлыгы 250дән артык кеше катнашты. Күмәк көч белән 80 капчык чүп – ял итүчеләр ташлап киткән пластик һәм пыяла шешәләр, азык пакетлары җыелды. Мондый акцияләре Татарстанның 14 шәһәрендә үткәрелгән иде инде.
2015 елның 1 июнендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика яшьләренең 4нче ачык “Саф караш” социаль экологик реклама конкурсы башлану турында белдергән иде. Бүгенгәчә инде Татарстаннан, Башкортстаннан, Бурятиядән, Ленинград, Кемерово, Ростов, Архангельск, Сарытау, Волгоград өлкәләреннән, Краснодар краеннан йөздән артык эш керде. Конкурста катнашуның җентекле шартлары белән аның чистыйвзгляд.рф рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә. Эшләрдә Россия Федерациясенең атмосфера һавасын, су һәм җир ресурсларын саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү, яшь буынга экологик тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге иң көнүзәк экологик проблемаларны чишү идеяләрен чагылдырырга кирәк.
Татарстанның «ЧИСТАБУЛА!» экологик яшьләр хәрәкәтенә 1025 кеше кушылды. Активистлар командасына, budetchisto.tatar сайтының “Хәрәкәткә кушылырга” бүлегендәге анкетаны тутырып, теләгән һәркем кушыла ала. 2015 елның апреленнән башлап волонтерлар Казанда, Чаллыда, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Зәй, Чистай, Норлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулыда, Буада өмә үткәрделәр. 2015 елның 20 июнендә территорияләрне чистарту буенча чираттагы чаралар Чаллы шәһәрендә үткәрелә. Җыештыру 10.00да Кама елгасы яр буенда (“Sundale” пляж клубы турысында) башлана. Акциягә теләгән һәр кеше кушыла ала, җыелу 9.00дә Кама яр буендагы өске парковкада.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика яшьләренең 4нче ачык “Саф караш” социаль экологик реклама конкурсы башлану турында белдерә.
Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатында үткәрелә. Конкурс эшләрендә Россия Федерациясенең атмосфера һавасын, су һәм җир хәзинәләрен саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү буенча иң көнүзәк экологик проблемаларны чишү идеяләрен, шулай ук яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен чагылдырырга кирәк.
Конкурста 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.