КМТТУ-КАИ студентлары әйләнә-тирәлек торышын күзәтүнең территориаль системасы белән таныштырылды

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) студентлары өчен лекция укыды. Министрлыкның дәүләти экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе башлыгы Рәйсә Шаһидуллина аларны әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтүнең территориаль системасы белән таныштырды, шулай ук Казанның Павлюхин урамында урнашкан автоматик станциянең, атмосфера һавасы пычрануга контроль буенча Ford Transit автомобиле базасындагы күчмә лабораториянең эшен күрсәтте.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International