Казанда Яшь геологларның II республика ачык кыр олимпиадасы бара

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Казанда, “Заречье” савыктыру лагерында Яшь геологларның II республика ачык кыр олимпиадасы үткәрелә. Анда Татарстаннан 30 команда, Кырым Республикасы Бакчасарай районы командасы, Казахстан командасы катнаша. Профильле смена кысаларында яшь геологларны кыр тукталышы кору, шлих сынавы, нефть геологиясе нигезләренә өйрәтү курслары күздә тотыла. Олимпиадада катнашучылар минералогияне, палеонтологияне, радиометрияне иң яхшы белү буенча төрле ярышларда һәм конкурсларда катнашачак. Балалар өчен мәдәният чаралары да оештырыла. Олимпиада йомгаклары буенча 2015 елның 30 июленнән 10 августына кадәр Төмән шәһәрендә узачак Яшь геологларның X бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашу өчен Татарстанның җыелма командасы төзеләчәк. Яшь геологларның II республика ачык кыр олимпиадасы 14 июльдә тәмамлана.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International