«Экосукмак» экологик сменасы

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Татарстанның Биектау районы “Крутушка” санаторие территориясендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә республика студентларының хезмәт отрядлары үзәге оештырган “Экосукмак” чатырлар лагерының экологик сменасы эшли. Экологик сменада 10-16 яшьләрдәге 40тан артык бала катнаша. Алар алдында табигать саклау галимнәре һәм практиклары, Экология министрлыгы хезмәткәрләре, яшьләрнең “ЧИСТАБУЛЫР” экологик хәрәкәте активистлары лекцияләр укый.

 “Экосукмак” сменасы яшь буында экологик белемнәр тарату, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү, экологик аң формалаштыру, Татарстанда өзлексез экологик белем һәм тәрбия бирү системасын үстерү юнәлешендә шөгыльләнә. Лагерь 9 августка кадәр эшләячәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International