«Елга-күлләребезгә – чиста ярлар»

2015 елның 7 августы, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте волонтерлары һәм чатырлар лагерының “Экосукмак” экологик сменасында катнашучылар белән бергә, “Елга-күлләребезгә – чиста ярлар” акциясендә катнашты. Зәңгәр күл буе чүп-чардан чистартылды. Бер сәгатьлек кызу эш барышында 20 капчыктан артык чүп җыелды. Акциянең максаты – табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү, экологик аң формалаштыру, өзлексез экологик белем бирү системасын арытаба үстерү.

“Елга-күлләребезгә – чиста ярлар” акциясе Россия Федерациясенең 80 регионында “Россия суы” федераль максатчан программасы кысаларында үткәрелә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International