2015 елның 3-6 августында, Рус географик җәмгыятенең Чистай шәһәр бүлекчәсе башлангычы белән, Татарстанның кече елгалары буйлап “Экологик экспедиция” үткәрелде. Проект кысаларында җәмгыять яшьләренең Су астын тикшеренү отряды Чишмә, Прость һәм Кама елгалары буйлап катамараннарда йөзеп үтте. Йөзү 3 августта Яңа Чишмә авылында башланды. 6 август көнне Чистай шәһәрендә “Экологик экспедиция”дә катнашучыларны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре каршы алды. Экспедициядә катнашучылар барысы да Министрлыкның мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Финишта Экология министрлыгы хезмәткәрләре, Рус географик җәмгыяте, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте вәкилләре катнашында Кама ярларын җыештыру акциясе үткәрелде. Анда 200дән артык кеше катнашты, 30 кубометр чамасы чүп-чар җыеп озатылды.
Проект Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2016 елда уздырылачак Идел һәм Каманың су саклау зоналары елына багышлана. “Экологик экспедиция”не Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте, Чистай һәм Яңа Чишмә район муниципалитетлары җәмәгатьчелек игътибарын Татарстан елгаларының, сулык ярларының экологик торышы проблемаларына юнәлтү, халыкта табигатьтән файдалану культурасы һәм яшьләрдә экологик культура формалаштыру, кече елгаларның пычрануына бәйле мәсьәләләрне өйрәнү максатыннан тормышка ашыра.
Министрлыкның матбугат хезмәте