Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, яшьләрнең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте активистлары белән бергә, Татарстанның Баулы һәм Азнакай муниципаль районнарында өмәләр үткәрде. Баулы шәһәрендә Җиңү паркы, стадионы янындагы вертолет мәйданчыгы, Азнакай районында Кара елга яр буйлары чүп-чардан чистартылды. Чара әйләнә-тирәлекне чиста тоту, гражданнарны табигать саклауда катнашырга җәлеп итү, халыкка экологик культура иңдерү максатыннан үткәрелде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте