Биектау районында җир асты байлыкларын лицензиясез чыгару факты ачыкланды

2015 елның 31 июле, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре гомуми таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактын ачыклады. 2015 елның 30 июлендә алар Министрлыкның кайнар элемтәсе аша Биектау районы Иске Тура авылы янындагы карьерны законсыз казу турында гражданнардан кергән белешмә буенча рейд үткәрде.

Карьерны законсыз казу (лицензиясез кара туфрак чыгару) урынында Министрлык хезмәткәрләре, Биектау районы прокуратурасы, Биектау районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, теркәү номерлары булмаган тәгәрмәчле экскаваторны һәм кара туфрак төялгән ике Камаз автомобилен тоткарлады. Автомобиль йөртүчеләрдән һәм трактористтан аңлатмалар алынды, барлык техника штраф тукталышына куелды. Бу хокук бозуга катнашлы затлар ачыклана.

Файдалы казылмаларны законсыз чыгару турында Экология министрлыгына (843) 267-68-67 кайнар линиясе аша, “Халык контроле” белешмәләр системасының “Законсыз карьерлар” категориясенә, eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итә аласыз.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International