Казанда XVI Су спорты төрләре дөнья чемпионаты кысаларында Казанда үткәрелгән Су аллеясында 30 июльдән 2 августка кадәр 15 меңләп кеше булып китте. Интерактив күңел ачу мәйданчыгының эш нәтиҗәсе булып кеше һәм су бәйләнешенә багышланган меңнәрчә фотография һәм йөзләрчә рәсем калды. Аллея эшләгән вакытта социаль челтәрләргә #явода, #берегуводу, #водароссии һәм #waterrussia хештеглары белән 4000нән артык фото салынды. Шулай ук “Мин су” темасына балалар рәсемнәре үткәрелеп, 400 рәсем арасыннан 20 җиңүче сайланды.
Дүрт көн эчендә мәйданчыкта алты метрлы су экраннарында яктылык шоулары күрсәтелде, биюле флешмоблар үткәрелде, килүчеләр махсус “сулы” фотокиоскларда фотога төште. Балалар өчен аквагримы, уеннары һәм конкурслары булган күңел ачу станцияләре эшләп торды.
Казандагы Су аллеясын “Россия суы” федераль максатчан программасы кысаларында, суга сак караш идеясен тарату өчен, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм XVI Су спорты төрләре дөнья чемпионаты ФИНА ярдәмендә Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы үткәрде.
Министрлыкның матбугат хезмәте