Казанда Су аллеясы ачылды

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда, Г.Камал театры каршындагы мәйданда технологик һәм иҗади аттракционнары булган интерактив Су аллеясы ачылды. Тантанада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт политикасы һәм көйләве департаменты директоры Дмитрий Кириллов, Дөнья чемпионаты илчеләре: Суга сикерүләр бөтенроссия федерациясе вице-президенты Глеб Гальперин, “Синтез-Академия” ватерполо командасының баш тренеры Ирек Зиннуров, Татарстан Су спорты төрләре федерациясе президенты Дмитрий Шиллер катнашты.

Су ресурслары өлкәсендә дәүләт политикасы һәм көйләве департаменты директоры Дмитрий Кириллов: чара табигый байлыкларга сак караш идеясен тарату максатыннан үткәрелә, дип ассызыклады. Аның әйтүенчә, су ресурслары без сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга тиешле байлык булып тора. Сак караш һәр кешегә иңдерелергә тиеш.

Артем Сидоров исә үзенең тәбрикләү чыгышында гидротехник корылмаларны төзү һәм реконструкцияләү, ярларны ныгыту, елга агымнарын турайту юлы белән су ресурсларының сыйфатын яхшырту һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү эшләрен билгеләп үтте. “Идел буе федераль округындагы иң күп сулы субъект статусы алга күп бурычлар куя. Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәмендә эре су проектларын тормышка ашыру аркасында Татарстанның мәдәни җәүһәрләре – борынгы Болгар шәһәре, Зөя утрау-каласы һәм меңьяшәр Казан яңа төсләр белән балкып китте”, – дип белдерде.

Су аллеясы “Россия суы” федераль максатчан программасы кысаларында тормышка ашырыла. Анда килүчеләр үзләрен төрле матур су күренешләре фонында фотога төшерә алсын өчен махсус киосклар оештырылган. Шәһәр паркы асфальтына зур 3D сүрәт салынган. Су аллеясында балалар өчен дә күп кызыклы нәрсәләр бар, мәсәлән “Безнең су” өстәл уены буенча команда ярышлары, аквагрим, су турында рәсемнәр конкурсы, призлы викториналар, һава шарлары өләшү. Судагы экраннардан Россиянең су байлыклары турында фильмнар күрсәтелә, музыкасы да ишетелә.

Интерактив мәйданчыкка килүчеләр үз фотоларын шунда ук социаль челтәрләргә сала алсын өчен Су аллеясында бушлай WiFi да бар. #минсу һәм #россиясуы хэштегларын кулланучы һәр кунакка “Россия суы” максатчан федераль проектыннан истәлекле сувенир бирелә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International