2015 елның 12 декабрендә Казанның “КАИ-Олимп” спорт комплексында, Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, баскетбол ярышлары булып узды. Шобага буенча Экология министрлыгы командасына каршы Татарстан буенча Федераль казна идарәсе һәм Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре командалары уйнады. Экология командасы 15:10 һәм 18:0 исәпләре белән ике уенда да җиңеп, төркемнәр этабын узды һәм плей-оффка чыкты. Чираттагы уен 19 декабрьдә булачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте