Экология министрлыгы «Халык контроле» буенча алдынгы урында

2015 елның 11 декабре, җомга

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында, Премьер-министр Илдар Халиков катна­шында Татарстанның “Халык контроле” дәүләти информацион системасының 2015 елның 11 аендагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә булып узды. Татарстан Информа­тизация һәм элемтә министрлыгы министрлыкларның, тармакларның һәм муниципаль берәмлекләрнең “Халык контроле” системасында 2015 елның 1 январеннан 30 ноябренә кадәр ничек эшләве турында статистик белешмәләр тәкъдим итте. – Шул узган дәвердә системада 27916 хәбәр урнаштырылган, 19830ы хәл ителгән, бу барлык хәбәрләрнең 71%ын тәшкил итә. Хәбәрләрнең 22%ы “Планга кертелгән” статусында тора.

Эш йомгаклары буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы гражданнар мөрәҗәгатьләрен хәл итү буенча мактаулы өченче урында тора. – Барлыгы 812 хәбәр урнаштырылган, 740ы хәл ителгән, бу 91,1% тәшкил итә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International