ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Казан Кирмәнендә ачык һавада Су саклау зоналары елына багышланган “Н2О” күргәз­мәсе ачылды. Анда республикабызның елгалары, географиясе, үсемлек һәм хайваннары, саклаулы табигать һәйкәлләре белән танышырга, тыюлыкла урыннарга виртуаль сәяхәт ясарга мөмкин.


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

22 сентябрьдә – Автомобильсез көндә Казанда ВелоКвест үткәрелә. Анда катнашучы командалар 2 сәгать эчендә катлаулы һәм кызыклы маршрут узып, 10 бирем үтәргә тиеш булачак. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, яшьләрнең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте, Казан ш. Баулар паркы (“Sky park”) үткәрә.

Җыелу – 22 сентябрьдә 16.00дә Меңьеллык паркында. Белешмә телефоны: 8-987-231-14-01.

Традиция буенча, Автомобильсез


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу


18
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Россия Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының җиденче чакырылышына депутатлар сайлау көнендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделгани­ев Алабугада, шәһәр мәдәният сараенда урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Аңарчы исә Алабуга район башлыгы Геннадий Емельянов белән бергә шәһәрнең берничә участогын, социаль


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

1994 елда БМО Генераль Ассамблеясы 16 сентябрьне халыкара Озон катламын саклау көне дип игълан иткән иде. Чөнки 1987 елда бу көндә озон катламын җимерүче матдәләр буенча Монреаль беркетмәсенә кул куелган. Монреаль беркетмәсенең төп максаты булып дөньяда озон катламын җимерүче матдәләрне җитештерү һәм куллануны чикләү чаралары күрү, ахырда ул матдәләрне бөтенләй бетерү тора. Беркетмә берничә категориягә кергән 100ләп химик матдәне

Чаллыда, Картиналар галереясының Кече залында Александр Халдеев исемендәге иҗат остаханәсенең “Графика йорты” күргәзмәсе бара, анда төрле басма графикасы техника­ла­ры: монотипия, катыргы гравюра, линогравюра, коллаграфия, карборандум белән эшлән­гән әйберләр күрсәтелә. Шунда ук “Экосумка” сәнгать-экология проектында да катнашыр­га мөмкин. Һәр кеше


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мөслим районында күчмә киңәшмә үткәрелде, анда әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан табигать саклау прокуратурасы җитәкчесе Илсур Гыйльметдинов, Казан табигать саклау прокура­турасы җитәкчесе Альберт Хәбиров, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар мини­стрлыгының барлык территориаль идарәләре җитәкчеләре катнашты.

“Экология министрлыгы экологлары республикада 2016 елда 6 меңнән артык табигать саклау законнары бозылуны ачыклады, – дип белдерде Фаяз Шакиров, быелгы 8 айлык эшкә йомгак ясап, – барлыгы


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

15 сентябрьдә урманнарның уңай санитар-экологик торышын саклауга, халыкта әйлә- нә-тирәлеккә һәм табигый байлыкларга сак караш тәрбияләүгә юнәлтелгән “Татарстанның чиста урманнары” акциясе башлана. Мондый акцияләрдә гадәттә табигать саклау тармак- лары, иреклеләр, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте активистлары, яшьләр, эшче-хезмәт- кәрләр, халык актив катнаша. 


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

“Хыялым иле” бөтенроссия акциясе кысаларындагы өмәләр Бөгелмә һәм Чирмешән районнарында да үткәрелде. Муниципалитет, медицина, бизнес, мәгариф оешмалары вәкилләре, активистлар


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев 27нче Казан гимназиясенең 8нче классында, Су саклау зоналары елына багышлап, “Чисталык дәресе” үткәрде.

“Сентябрьнең беренче көннәрендә экологик дәресләр үткәрү күркәм йолага әверелде. Быел исә без су объектларын саклауга аеруча игътибар итәбез. Сулыкларга иркен баруны тәэмин итүне, яр буйларын чиста тоту, су саклау зоналарында автотранспорт йөртү һәм туктатуны тыюны без


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International