Яшь татарстанлылар “Артек”ка путевка өчен көрәшә ала.

2017 елның 10 феврале, җомга

Рус география җәмгыяте белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “Артек”, “Смена”, “Орленок”, “Океан” балалар үзәкләрендә профильле сменаларда катнашуга конкурс игълан итте. Конкурста катнашырга география белән кызыксынучы 10-17 яшьлек укучылар - төрле проект һәм экспедицияләрдә катнашучылар, география, экология, этнография, төбәкне өйрәнү һәм башка предметлар буенча олимпиадалар җиңүчеләре чакырыла.

Сайлап алу этабы конкурсның интернет сайтында  (http://volunteer.rgo.ru) түбәндәге көннәрдә уздырыла:

  • 2017 елның 2 - 25 феврале (“Смена” балалар үзәгендә катнашу өчен),
  • 2017 елның 27 феврале - 9 апреле (“Орленок” балалар үзәгендә катнашу өчен),
  • 2017 елның 27 феврале - 9 апреле (“Океан” балалар үзәгендә катнашу өчен),
  • 2017 елның 10 апреле – 2 июле (“Артек” балалар үзәгендә катнашу өчен).

Катнашу өчен сайттатеркәлергә һәм портфолио җибәрергә кирәк.

Сайлап алу критерийләре түбәндәгеләрдән җыела:

  1. Баланың кызыксыну дәрәҗәсе;
  2. Укуда өлгереш, география, экология, этнография һәм башка предметлар буенча муниципаль, региональ, регионара, бөтенроссия (гомумроссия), халыкара олимпиадаларда, конкурсларда, смотрларда җиңүләр һәм призлы урыннар.
  3. География һәм эргәдәш фәннәр буенча фестивальләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда катнашу, балалар һәм яшьләр оешмаларында һәм хәрәкәтләрендә актив эшчәнлек, социаль-файдалы эшчәнлектә катнашу, шул исәптән ирекле катнашу.

Конкурста җиңүчеләр балалар үзәкләренең берсенә путевка алачак.

Профильле сменалар түбәндәге вакытларда узачак:

  • 2017 елның 30 марты – 19 апреле (“Смена”),
  • 2017 елның 30\31 мае – 19\20 июне (“Орленок”),
  • 2017 елның 24 июне – 14 июле (“Океан”),
  • 30\31 август – 19\20 сентябрь (“Артек”)

Профильле сменаларның программасында танылган сәяхәтчеләр, географлар, галимнәр, кыргый табигать фотографлары, журналистлар белән очрашулар бар. Яшь эзләнүчеләр фәнни танып белү квестларында катнашачак, туризм һәм төбәк белеме нигезләрен өйрәнәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International