Бүген “Татар-Информ” Мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның су объектларын саклау турында сөйләделәр.

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген “Татар-Информ” Мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе барышында Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров республикада су ресурсларын саклау буенча чаралар турында сөйләде. ТР Экология министрлыгының Аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе эше көчәйтелгән, пробалар алу саны арттырылган. Бу Татарстан елгаларына һәм күлләренә чистартылмаган ташландык сулар  агызып чыгару кебек закон бозуларны оператив ачыклау һәм булдырмау мөмкинлеге бирә. Узган ел берничә шундый мисал теркәлгән иде. Җинаять эше кузгату очраклары булды. Бүгенге көндә түбәндәге оешмалар закон бозуларны төзәткән:

- “Туберкулезга каршы республика клиник диспансеры” ДАССУ

- “Биектау коммуналь челтәрләре” АҖ

- “Әлмәт водоканалы” АҖ

- “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ

- “Мөслим инженерлык челтәрләре” АҖ

- БМР“Водоканал” МКП

- “Троицкнефть” ЯАҖ

- “Акмаль –Транс” ҖЧҖ

Узган ел региональ әһәмияттәге су объектлары 100% тикшерелде. Экология министрлыгы инспекторлары, гражданнарның гомуми кулланыштагы су объектлары янына һәм аларның яр буе полосаларына үтә алу мөмкинлеген чикләүләр буенча тәртип бозуларны ачыклау максатында, 2 меңнән артык тапкыр чыгып тикшерделәр. Су саклау зоналары елы кысаларында ачыкланган закон бозуларны төзәтү буенча эш дәвам итә.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының акваторияләрен потенциаль пычрату чыганагы булып торган баткан һәм ташланган суднолардан чистартуга быел аерым игътибар биреләчәк.  Сусаклагычларда су биеклеге кимегәндә, алар кече үлчәмле суднолар өчен куркыныч тудыралар. Баткан корабларны һәм йөзү җайланмаларын инвентаризацияләү буенча эшләр узган ел башкарылды, водолаз һәм экологик тикшерүләр үткәрелде. Химик, гидробиологик, токсикологик тикшерү үткәрү өчен, су һәм су төбе катламнары үрнәкләре алынды. Баткан йөзү җайланмаларының су объектларына һәм судагы биологик ресурсларның халәтенә йогынтысын бәяләү эше үткәрелде.

Баткан суднолар буенча барлык мәгълүмат, географик координаталарга бәйләп, нинди хәлдә булуын, судно төрен, үлчәмнәрен күрсәтеп, “Татарстан Республикасы экологик картасы”Геомәгълүмат системасына кертелгән, экологиккуркынычлыгы, судноны күтәрү буенча мәгълүмат бирелгән, фотоматериаллар беркетеп, водолаз тикшерүләренең нәтиҗәләре китерелгән.

         ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International