Игелекле эштә көчләрне берләштерергә. Татарстан Экология министрлыгы һәм “ЧистаБулыр” хәрәкәте активистлары “яңа дулкын” җибәрә.

2017 елның 11 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте тарафыннан 2016 елда үткәрелгән акцияләр, форумнар, конкурслар һәм мастер класслар турында сөйләштеләр. Активистлар министр Фәрит Габделганиев белән очрашты. Экология һәм җәмәгать урыннары елында уртак эш дәвам итеп кенә калмыйча, бөтен республиканы “яшел дулкын” булып каплап алачак. “Узган ел табигать саклау буенча төрле мероприятиеләрне миллионнан артык татарстанлы куәтләде, быел без тагын да күбәербез дип ышанам, - диде Экология министрлыгы башлыгы. – Күпләр өчен нәкъ менә сез үрнәк булып торасыз. Шуңа күрә “ЧистаБулыр” хәрәкәте активистлары республиканың һәр муниципаль районында булырга тиеш”.

Мәктәп укучылары, студентлар белән актив эш, масштаблы акцияләр, конкурслар, викториналар, Татарстанның парк һәм скверлары буйлап квестлар үткәрү һәм күрше регионнар белән тәҗрибә уртаклашу. Хәрәкәтнең бу елга планнары шундый. Республикада Экология аллеясы да эшли башлаячак. Быел волонтерлар сафы шактый тулыланачак, инде бүген үк яшьләр хәрәкәте командасына кушылырга йөздән артык татарстанлы теләк белдерде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International