“Табигатьне саклау – безнең уртак бурыч”. Азнакайда мәктәпкәчә яшьтәге балалар ЭКОдәрестә катнашты.

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Азнакай шәһәренең “Гнездышко” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Табигатьне саклау – безнең уртак бурыч” темасына экологик дәрестә катнаштылар. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең беренче разрядлы белгече Эльза Вәлиева үткәрде. Мероприятиенең максаты – табигать дөньясына һәм әйләнә-тирә мохиткә карата гуманлы, сакчыл, кайгыртучан  мөнәсәбәт тәрбияләү, табигать объектларына карата эмпатия хисен үстерү.

Экологик дәрес Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигый зоналарына багышланган иде. Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәре Эльза Вәлиева Азнакай районында урнашкан “Чатыр-Тау” заказнигын оештыру тарихын һәм аның уникальлеге турында сөйләде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу темага карата зур кызыксыну белдерделәр, шулай ук үзләренең әйләнә-тирә дөнья буенча белемнәрен күрсәттеләр. Алар викторинада катнаштылар, интерактив чара “Табигатьне ничек сакларга?” темасына дискуссия белән тәмамланды. “Шундый яшь балалар экология проблемалары турында олылар белән беррәттән фикер йөртә. Алар табигатьнең безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын, аны саклауның һәр кешегә бәйле икәнлеген аңлыйлар”,- диде эколог.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре белем бирү учреждениеләрендә экологик мероприятиеләрне даими рәвештә үткәрәләр.   Бу чаралар үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International