“Тыюлык дәресе” Бөтенроссия проекты эшенең беренче ае йомгаклары ясалды. Январьда анда 158 мең укучы катнашкан. Үткәрелгән дәресләр һәм катнашкан укучылар саны буенча Татарстан лидер булып тора – 9897 укучы өчен дәресләр уздырылган. Икенче урында Чувашия – 9385 укучы. Өченче урында Санкт-Петербург: тыюлык дәресендә 7242 бала булган. Аннан соң Мәскәү – 5064 кеше, Башкортстан Республикасы – 5052, Красноярск крае – 3891, Воронеж өлкәсе – 3820 һәм Түбән Новгород өлкәсе – 3707 укучы.
Уникаль акция Россиядә Аеруча саклана торган табигый территорияләр елы кысаларында башланып китте. Проект “Тыюлыклар” Экологик-мәгърифәт үзәге тарафыннан Тыюлык утраулары дуслары хәрәкәте Программасы кысаларында Мәскәү шәһәренең Иҗтимагый элемтәләр комитеты, “Мосприрода” дәүләт табигать саклау бюджет учреждениесе, “Синең табигать” коммерцияле булмаган оешмасы булышлыгы белән, шулай ук Россия Табигать министрлыгының һәм Россия Мәгариф министрлыгының мәгълүмати ярдәме белән эшләнгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте