Экология әйләнә-тирә мохиткә генә түгел, ә кешенең яшәү рәвешенә дә кагыла. Дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү һәм, әлбәтттә, табигать белән дөрес мөнәсәбәттә булу. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Анна Апаева һәм “Кадрлар резервы” Республика проектында катнашучы Иван Герасимов Казан шәһәренең 3нче гимназиясендә дәрес үткәрделәр. “Дәреснең төп бурычы - зыян китермәүнең генә түгел, ә саклау һәм арттыруның да зарурлыгын балаларга төшендерү. Мәгълүматны һәркемгә дөрес җиткерә белү, балаларның һәм яшьләрнең игътибарын экология проблемаларына, табигатьне саклау традицияләренә җәлеп итү кирәк. Без бу теманың әһәмиятлелеген аңлыйбыз һәм экологик культура тәрбияләү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез”, - дип билгеләде экологлар.
Экологик дәрес республиканың үсеп килүче буынында экологик белемнәр таратуга, табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүгә, экологик карашлар формалаштыруга, Татарстан Республикасында экологик белем бирү һәм агарту системасын үстерүгә юнәлтелгән. Исегезгә төшерәбез, 1нче мартта республиканың һәр мәктәбендә табигать турында дәресләр узачак, алар Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы үткәрүгә багышланачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте