Бүген Казан шәһәренең 161нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә актив укучыларның Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре һәм “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучы Иван Герасимов белән очрашуы булды. Кунаклар танып белү характерындагы дәрес үткәрделәр һәм табигать саклау өлкәсендә республикада гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләделәр. Укучылар, үз чиратында, экологик темаларга төрле чараларда, конкурсларда, конференцияләрдә катнашып ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Җәен укучылар Татарстанның көньяк-көнчыгышына экспедицияләргә чыгалар һәм эзләнүләр алып баралар, җирлекнең флорасын һәм фаунасын өйрәнәләр. Укучыларның экологик юнәлештәге мавыгулары яхшы нәтиҗәләр бирә, дип билгели педагоглар. 2016 елда алар күп конкурсларда үз белемнәрен күрсәткәннәр, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә 50дән артык бүләк алганнар, шулай ук мәктәпнең “Җир Хартиясе” экологик музее экспонатларын кызыклы табылдыклар белән тулыландырганнар.
Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин экологик тәрбия юнәлешендә хезмәттәшлек тәкъдим итте. “Үсеп килүче буынның табигатьнең уртак йортыбыз икәнен аңлавы безнең өчен бик мөһим. Табигать турында кайгырту, аның асыл рәвешен саклау, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына ярдәм – экологик тәрбиянең нигезе менә шул инде”, - диде ул.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте