Өч миллион сумнан артык – табигатьне саклау законнарын бозган өчен шундый хак. Төньяк территориаль идарәсенең 2016 елдагы эше нәтиҗәләре аталды.

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген экология министры урынбасары - Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Экология министрлыгының  Төньяк территориаль идарәсе эшчәнлеге йомгаклары белән танышты. Идарә Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара районнары территориясендә табигый ресурсларны саклау һәм файдалануны, экологик иминлекне тәэмин итә. Идарәнең 2016 елдагы эшчәнлеге турында Төньяк ТИ башлыгы Радик Шаһиәхмәтов сөйләде. Табигать саклау законнарын бозуның 525 очрагы ачыкланган, 579 тикшерү үткәрелгән, 105 предприятие һәм объект тикшерелгән. Штрафлар суммасы 3,6 миллион сумнан артык. Агып чыккан ташландык суларны, табигый суларны контрольдә тоту өлкәсендә 1869 анализ ясалган. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү мәсьәләсендә 2016 елда 62 закон бозу очрагы ачыкланган, гаепле затларны 745 мең сумлык административ җаваплылыкка тарту турында 58 карар чыгарылган. “Бу елның мөһим бурычларыннан берсе – әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә кую”, - дип билгеләп үтте әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров. Ул су саклау өлкәсендә законнарны бозуны ачыклау һәм кисәтү буенча эшне көчәйтергә кушты. Ул шулай ук кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренең хуҗалык яки башка төр эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында 1нче мартка кадәр хисап бирергә тиешлеген искә төшерде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International