Әлмәт районындагы Тихоновка поселогының Кече бистә елгасыннан законсыз рәвештә су алу факты турында экологларга битараф булмаган җирле халык хәбәр итте. Шушы территориядә эш иткән төзелеш компаниясе су объектында автоцистерна тутырган. Җыелган су оешма җиһазларын чистарту өчен кулланылган.
«Бу очракта төзелеш компаниясе су объектыннан файдалану хокукын билгели торган документларсыз су объектыннан файдаланган, ягъни алар тарафыннан судан файдалану турында шартнамә төзелмәгән. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 7.6 ст. («Су объектын үзирекле рәвештә биләү, яисә аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану») нигезендә карар чыгарылды, 50000 сум күләмендә штраф билгеләнде», - дип аңлата дәүләт инспекторы Айнур Мортазин.
Исегезгә төшерик, гражданнарга җайлы булсын өчен Татарстанда Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалануны чикләү, сулыкка, туфракка пычратучы матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату) турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;
- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасы буенча.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте