Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан Әлмәт районында санкцияләнмәгән рәвештә файдалы казылма чыгару ачыкланды. Монда, Рус Акташы авыл җирлеге территориясендә, лицензиясез балчык чыгару уздырыла иде. «Без хокук бозучыларга эшләгән урында тап булдык. Табылган балчыкны алар шул ук торак пунктта юл төзелеше урынына чыгарган», – дип сөйләде дәүләт инспекторы Ләйсән Вилданова. Бозылган җир участогының мәйданы 875 м², ә аның тирәнлеге – 2 м тәшкил итә.
Шул ук вакытта Әлмәт сусаклагычы территориясендә экологлар санкцияләнмәгән ком-вак таш катнашмасы чыгарылуын да ачыклады. «Моннан ком-вак таш катнашмасы узган очрактагы урынга чыгарылган. Шулай ук 1982 м³ күләмендә ком-вак таш катнашмасы өеме ачыкланды», - ди Ләйсән Вилданова.
Хәзерге вакытта экологлар Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 1 өл. («Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану») буенча административ эш алып бара, табигать саклау законнарын бозуда катнашкан затлар ачыклана.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте