«Туган якның су калейдоскопы буенча сәяхәт». «Сталкер» лагеренда ял итүче балаларга – Лаеш районы табигать һәйкәлләре турында

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Лаеш районының «Сталкер» лагеренда ял итүче балалар Урман күле тирәсендә беркайчан да урманның булмавы, ә Куян күле янында Александр Дюманың куян аулауда катнашуы турында белде. «Туган якның су калейдоскопы буенча сәяхәт»не алар өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. «Лаеш районында 12 уникаль күл бар, аларның һәрберсе – табигать һәйкәле. Ковал күле – Татарстан Республикасында иң зурысы. Аның озынлыгы дүрт чакрымнан артык, киңлеге – якынча бер мең метр», – дип сөйләде инспектор Ләйсән Кәлимуллина. Табигый ядкәрләрнең саны буенча әлеге районның Татарстанда алдынгы булуып саналуы, биредә 14  табигать һәйкәленең булуы балалар өчен чын ачылыш булды. Шулай ук Лаеш районында күл акчарлакларының иң зур колониясе көн күрә. «Кошлар Коры күл һәм Четово күле үзәгендәге утраучыкта, камышлы түндәкләрдә оялый», - дип билгеләп үтте Ләйсән Кәлимуллина.

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында яшь буынның әйләнә-тирә мохит, табигать законнары һәм экологик иминлек турында белемнәрен формалаштыруына зур игътибар бирелә. Табигатьне саклау ведомствосы белгечләре балаларны савыктыру һәм аларга белем бирүче оешмалар нигезендә экологик агарту холкындагы чараларны даими үткәрә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International