Законсыз рәвештә гомумтаралган файдалы казылма чыгару факты Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланды. Табигать саклау законнарын бозу турында экологларга җирле халыкның сизгерлеге ярдәмендә билгеле булды. Урынга чыккач, дәүләт инспекторлары Борындык авылыннан 900 метрга төньякта төзелеш комын законсыз чыгару эшенә тап булды. «Кыргый карьерның тирәнлеге 2,5 м тәшкил итә, ә аның мәйданы – 756 м²», – дип сөйләде дәүләт инспекторы Рамил Садыйков.
Хәзерге вакытта табигать саклау законнарын бозучыларны ачыклау һәм аларны җинаять җаваплылыгына җәлеп итү өчен эш материаллары Татарстан Республикасының Кайбыч районы буенча Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы бүлегенә тапшырылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте