Зөбәрҗәт күле тылсымчылары. Эко-активистлар сулык төбен һәм яр буе зонасын чистартты

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Зөбәрҗәт күле территориясендә экологик акция узды. «Быел водолазларны җәлеп итеп сулыкларны чистарту буенча акция дүртенче тапкыр гамәлгә ашырыла. Барлык катнашучыларга аларның хезмәте, әйләнә-тирә мохиткә актив һәм аңлы карашы өчен рәхмәтемне белдерәсем килә,» - дип сәламләде катнашучыларны ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Пётр Королёв. Шул көнне ул А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды катнашучылары белән бергә күл төбенә чумды.  «Бүген без 2,5 мең м²  сулык төбен фәнни яктан тикшердек, 5 капчык чүп-чар чыгардык. Бу – пластик шешәләр, пыяла банкалар, полиэтилен пакетлар,» - дип сөйләде дайвер Максим Астахов. Шуның белән бергә, яр буе зонасын да чистарттылар, анда эко-активистлар 5 кубик метр чүп-чар җыйды.

Зөбәрҗәт күлен җыештыруда ТР Экоминистрлыгы вәкилләре, ТР Рус география җәмгыяте, ТРда Россиякүләм халык фронты региональ бүлеге әгъзалары, «Чиста булачак» экологик хәрәкәт активистлары  һәм битараф булмаган шәһәр халкы катнашты. Якын арада мондый чаралар Әлмәттә, Нурлатта һәм Түбән Камада узачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International