Россия Табигать министрлыгы РФ Су кодексына судан файдалану шартнамәсен төзүгә хокук алу буенча ачык сатуларда катнашкан намуссызлар исемлеген кертү өлешендә тиешле төзәтмәләр проектын РФ Хөкүмәтенә кертте, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Элегрәк Россия Табигать министрлыгы башлыгы Дмитрий Кобылкин РФ Су кодексына төзәтмәләр өстендә ведомствоның профильле департаментларга эшне активлаштырырга кушткан булган.
Документ су объектларыннан намуссыз куллану очракларын бетерүгә, шулай ук судан файдалану шартнамәсен төзүгә хокук алу буенча ачык сатулар үткәрү процедурасын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Хәзерге вакытта су объектларыннан максатка ярашсыз рәвештә файдалануның күпсанлы очраклары, су объектларын файдалануга тапшырганда рәсмиләштерелгән рөхсәт документларының шартлары үтәлмәве ачыкланган. Тәҗрибә күрсәткәнчә, еш кына ачык сатуларда алга таба су объекты акваториясеннән файдалану мәнфәгате булмаган, кишәрлектән файдалану хокукын киметү яки ачык сатуларда катнашудан баш тарту нәтиҗәсендә матди файда алу – чын максаты булып торган физик һәм юридик затлар катнаша һәм җиңә. Нәтиҗәдә, намуслы компанияләр хуҗалык эшчәнлеген тормышка ашыру мөмкинлекләрен югалта яисә урынсыз өстәмә чыгымнар тотарга мәҗбүр була.
Исемлеккә ачык сатуларда җиңеп, судан файдалану турында шартнамә төзүдән баш тарткан, су объектларыннан максатка ярашсыз рәвештә файдаланган яки даими рәвештә закон бозучы затлар керергә мөмкин. Шул ук вакытта «кара» исемлеккә кертү суд карары нигезендә су объектларыннан файдалану хокукы туктатылганнан соң гына мөмкин.
Документта намуссыз компанияләрне исемлеккә, намуссыз тәэминатчылар исемлегенә туры китереп, ике елга кертү тәкъдим ителә («Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль закон).
Моңа охшаш «кара» исемлек механизмы шулай ук, урман кишәрлекләрен арендага тапшыручы һәм урман үсентеләрен сатып алучы намуссыз затларга кагыла.
РФ Су кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң күздә тотылган хокукый җайга салу Су ресурслары федераль агентлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте