4 сентябрьдә Казанда А.И.Щеповских ис. «Индустриаль экология һәм иминлек» ХIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

4 сентябрьдә Казан ярминкәсенең «Казан» төп павильонындагы конференцияләр залында А.И.Щеповских ис. «Индустриаль экология һәм иминлек» ХIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк. Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында ел саен уздырыла торган чара Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы экспертларын,  фән, бизнес һәм хакимият вәкилләрен җыячак.

Пленар утырышлар барышында түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышу планлаштырыла:

Экотехнологияләр:

 – әйләнә-тирәлекне саклау буенча инновацион технологияләр, техника һәм җиһазлар;

– индустриаль һәм авыл хуҗалыгында җитештерү экологиясе.

Әйләнә-тирәлеккә мониторинг:

– әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтү территориаль системалары;

– әйләнә-тирәлеккә мониторингның җирле системалары.

Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләти көйләүләр:

– әйләнә-тирәлекнең сыйфаты турында җирле нормативлар;

–әйләнә-тирәлек объектларын саклау буенча сыйфат белән идарә итү системаларын булдыру;

җитештерү һәм куллану калдыклары:

– калдыкларны минимальләштерү, калдыксыз технологияләр;

– чиста җитештерү-куллану концепциясе нигезендә калдыклар белән эш итү буенча милли, тармак һәм төбәк тәҗрибәләре;

– сарыфсыз файдалану һәм икенчел эшкәртү.

әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә химик-аналитик контроль:

– әйләнә-тирәлек объектлары сыйфатын тикшерү буенча экологик-аналитик системалар.

Техносфера иминлеге:

– сәнәгать иминлеге: проблемалар, мәсьәләләр, перспективалар.

Конференциядә катнашырга һәм конференция нәтиҗәләре буенча хезмәтләрне җыентыкта бастырып чыгару өчен доклад җибәрергә чакырабыз.

Катнашу мәсьәләләре буенча (843) 267-68-43 телефон аша мөрәҗәгать итәргә була.

Килүчеләрне теркәүгә алу https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/737809/ сылтамасы буенча башкарыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International