Рус география җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре, битараф булмаган гражданнар һәм А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды драйверлары 30 000 м² яр буе зонасын һәм Казансу елгасының 2 500 м² төбен чүп-чардан чистартты. "Безнең киләчәк бары тик безгә генә бәйле. Җир – безнең уртак йортыбыз. Һәм без Татарстанда яшәүчеләргә табигатьтән һәм аның ресурсларыннан рациональ файдалану принципларын, әйләнә-тирәлеккә аңлы караш сеңдерергә һәм безнең бер һаваны сулап, бер дөнья океанында коенуыбыз турында аңлатырга телибез", – дип сөйләде экологлар әлеге акциянең максаты турында. Казансуның түбәнге өлешендә урнашкан комлыкны җыештыруда 250 кеше катнашты. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә 7 м³ чүп җыеп алынды. Ә водолазлар елга төбеннән 30 кг чүп чыгарды. "Бүген пластик һәм пыяла савытлардан, алюминий банкалардан тыш безнең ятьмәләргә берничә балык та эләкте. Әлбәттә, без аларны шунда ук суга кире җибәрдек", – дип билгеләде водолазлар.
Сулыкларны һәм яр буе зонасын чистарту буенча киләсе акция – "Яшел Россия" Россиякүләм экологик өмә 15 сентябрьдә Зәңгәр күлдә 10.00 сәгатьтә булачак. Әйләнә-тирәлеккә битараф булмаганнарның барысын да анда катнашырга чакырабыз!
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте